"Сине сөям, мәңге ташламам" дип Әйтүчеләр булды, яшермим. Ул кешеләр искә төшкән саен, Көлеп кенә куям хәзер мин. Ә әнием миңа бер тапкыр да Ташламам дип вәгъдә бирмәде. Кырыс булды, эчтән яратса да, Яратуын сөйләп йөрмәде. Еллар үтте, дуслар алмашынды, Ерагайды кайбер якыннар. Онытылды барлык төче сүзләр, Җилдә сүнде көчсез ялкыннар. Әни һаман минем белән калды Яратуын яшереп эченә. …





