Рәхмәт, Аллам, тудырганың өчен, Шушы җирдә яшәгәнем өчен! Бу дөньяның гүзәллеген тоеп, Татыганга яратуның көчен! Давылларда сүнгән ялкыннарны Күңелемдә көйрәткәнең өчен! Сынауларның җитдиләрен биреп, Нык булырга өйрәткәнең өчен. Ачы җилдә суынмаслык итеп Хисләремне саклаганың өчен! Сөюеңә төреп күңелемне Явызлардан яклаганың өчен! Рәхмәт сиңа, өмет белән кочып, Чыгарганга авырлы…





