Әйтегез әле, телефоныгызда сез инде беркайчан шалтыратмаячак, язмаячак, әмма кайбер вакыт бик шалтыратасы, сөйләшәсе килгән берәр кешенең номеры сакланамы?
Мин сине шундый сагындым...
Сагыну – авыр, ләкин авыррак – сагынырлык кешең булмаса... Беренче мәхәббәт дигән хиснең язмышы гаҗәп: бик азга гына кабына да, нуры бөтен гомер буена сузыла. Иң-иң авыр чакларда күңелне җылыта, тормыш сынауларын кичерергә ярдәм итә. Ул сине яшьлегең белән бәйли, шул ук вакытта алга таба атларга – киләчәккә барырга әйди. Бу иксез-чиксез галәмдә үз кешеңне эзләп табу – могҗизага тиң! Җаныңның яртысын! Меңнәр арасыннан – бердәнбереңне! Шуңа да һәр очрашу, һәр танышу – үзе бер тарих! Әлеге тарихларның һәрберсе – МӘХӘББӘТ дигән калын китапның бер бите. Кызганыч, дөньяда барлык очрашуларның да ахыры кавышу белән төгәлләнми. Сукмаклар аерыла, йөрәккә АНЫҢ исеме белән бергә сагыну хисе кереп урнаша. Кайчакта – бөтен гомергә... Беренче мәхәббәт, гомумән мәхәббәт тарихларын туплаган бу китапны без монда сезнең белән бергәләп язабыз. Иң җылы, иң матур тарих – сезнеке булыр... *** Башка социаль челтәрләргә һәм төркемнәргә, "Мин сине шундый сагындым" төркемендә чыккан язмаларны, төркемнең исемен күрсәтмичә күчереп алу тыела. Бу - авторлык хокукларын бозу дип санала. https://knd.gov.ru/license?id=673a1d1e9d804a279bb7c116®istryType=bloggersPermission
Мин сине шундый сагындым... — сообщество ВКонтакте в рубрике «Отношения». На 9 октября 2026 у него 51 237 подписчиков. Публикует в среднем 2 поста в день, средний охват поста — 7 К (13,4 % подписчиков). Вовлечённость (ER) — 1,8 %. Последняя публикация — 10 часов назад. Данные ТелеМакс, обновляются каждый час.
ER = реакции ÷ охват, ERR = просмотры ÷ подписчики. Охват — средние просмотры поста за 30 дней; медиана рядом показывает типичный пост — она не поднимается от одной оплаченной публикации, в отличие от среднего. Последняя публикация: сегодня. Число подписчиков снято 5 часов назад, остальные метрики пересчитаны 14 минут назад.





